Бүген Әлмәттә хезмәтне саклау өлкәсендәге бурычлар турында сөйләштеләр

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
ӘМР башкарма комитетының зур залында Хезмәтне саклау буенча координация советының киңәйтелгән утырышы булды. Көн тәртибенең төп темасы “Координация советының 2013 елгы эшенә йомгак ясау” булды.

Бу мәсьәлә буенча доклад белән Координация советының рәисе, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков чыкты. Ул әйтеп үткәнчә, 2013 елда районда производствода 6 кеше һәлак булган, 31 кеше авыр җәрәхәтләр алган, 32 кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән.
Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре – төзек булмаган җиһазлар белән эшләү, зыян күрүчеләренең игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, иминлек таләпләрен үтәмәү, юл йөрү кагыйдәләрен бозу, эш урыннарын канәгатьләнерлек тотмау, эшләүчеләрнең индивидуаль саклану чараларыннан, махсус өс, аяк киемнәреннән файдаланмавы.
Бүген координация советының төп бурычларыннан берсе – эшләүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау беренче урында торуын эш бирүчеләрнең тануына һәм гамәлгә ашыруына ирешү.

Социаль иминият фонды директоры Раил Нотфуллин 2014 елда эшләүчеләр саны 100 кешегә кадәр булган иминиятләштерүчеләр арасында кисәтү чараларын финанслауның пилот проекты старт алуын белдерде.
Эшләүчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру хезмәтне саклау өлкәсендә төп бурычларның берсе булып кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International