“Яшьлек” микрорайонында Әлмәт-423455 почта элемтәсе бүлеген ачу булды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
19 мартта “Яшьлек” микрорайонында Әлмәт-423455 почта элемтәсе бүлеген ачу булды. Ул Ленин урамындагы 195нче йортта урнашкан.

Яңа почта бүлегенең хезмәт күрсәтү зонасына 100ләп йорт керә, аларда 50 мең чамасы кеше яши, шуның 1000нән артыгы пенсионерлар.

Ачу тантанасында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин, “Татарстан почтасы” идарәсенең персонал белән идарә итү хезмәте җитәкчесе Владимир Никулин, Әлмәт районара почтамты башлыгы Ирина Белоногова катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International