Мәҗит Салихов Рифкат Миңнеханов белән очрашты

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында алар шәһәрдә һәм районда авариялелек, транспорт дисциплинасының торышы турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Әлмәткә гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү өчен килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International