Әлмәт драмтеатры Уфада гастрольдә

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
19-22 март көннәрендә Уфа шәһәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре бара.

Әлмәтлеләр Уфага биш спектакль һәм бер театрлаштырылган концерт алып килделәр. Уфадагы “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә безнең театр “Кыю кызлар” классик комедиясен (Таҗи Гыйззәт), “Туй” трагифарсын (Бертольт Брехт), “Сагынуларга ни чара” мелодрамасын (Илгиз Зәйниев), “Күк капусы ачылса” ретро-комедиясен (Хәй Вахит), “Авыл эте Акбай” балалар әкиятен (Туфан Миңнуллин) күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International