Әлмәттә география укытучылары семинары булды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия базасында география укытучылары семинары булды. Бу чара “Бөтендөнья су көне”нә багышланган иде. Кунаклар игътибарына су ресурсларын саклауга багышланган стена гәзитләре галереясе, ташландык материаллардан ясалган әйберләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар шулай ук фитобарга да керде. Аннары география укытучылары һәм гимназия укучылары Нептун һәм Су анасы катнашында театрлы тамаша карадылар.

Семинарның икенче өлешендә укытучылар география һәм әйләнә-тирә дөнья буенча ачык дәресләрдә булдылар. Дәресләр Сингапур методикасы белән югары дәрәҗәдә үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International