Район мәгариф учреждениеләре гала-концерты

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә район мәгариф учреждениеләре үзешчән сәнгать смотрр-конкурсының гала-концерты булды.

46 мәгариф учреждениесенең үзешчән сәнгать сөючеләренә җиде номинациядә үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирелгән иде. Гала-концертка ике этапны уңышлы үткән иң осталар гына сайлап алынды.

Конкурсны оештыручылар – ӘМР мәгариф идарәсе, Балалар-яшьләр иҗаты үзәге һәм инициатива белән чыккан Мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы – конкурсның максатын талантлы башкаручыларны ачыклауда, аларны актив иҗат эшчәнлегенә тартуда күрәләр.

Профсоюз оешмалары советы рәисе Әзһәм Хәйретдинов һәм ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Гыймаева финалда катнашучыларга дипломнар тапшырдылар, ә смотр-конкурс лауреатларына акчалата да өлеш чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International