17нче урта мәктәптә “Әйберләргә икенче тормыш” дигән акция узды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
17нче урта мәктәптә “Әйберләргә икенче тормыш” дигән акция узды. Бу акциянең максаты – авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итү. Кыска вакыт эчендә укучылар, укытучылар hәм башка хезмәткәрләр ярдәме белән бик күп кирәкле hәм файдалы әйберләр җыелды. Алар шәhәрнең балалар хастаханәсенә, ятимнәр йортына тапшырылды. Шәфкатьлелеккә ышанасың килсә, анны бүгеннән ук эшли башларга кирәк!

Лилия Миннегараева, мәгариф идарәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International