Әлмәтлеләр “Вольный ветер” фестивалендә җиңде

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
15 мартта Казанда кар машиналарында (снегоход) кросс буенча Татарстан ачык чемпионаты кысаларында “Вольный ветер” фестивале булды. Әлмәт командасында “Ультиматум” спорт-техник клубыннан 5 спортчы чыгыш ясады.

Мәскәү һәм Киров шәһәрләреннән килгән көндәшләрен узып, безнекеләр подиумда бөтен призлы урыннарны алды:

«А» төркемендә 1нче урын - Вячеслав Колотовкин;
«В» төркемендә 1 нче урын - Евгений Бухвостов;
«В» төркемендә 3 нче урын - Артем Брагин.

29 мартта Әлмәт спортчылары ТР җыелма командасы составында Салехард шәһәрендә “Ямалкан-2014” халыкара ярышларында катнашачак. Ярышларның туры трансляциясен интернет-порталда һәм НТВ каналында карарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International