Медицина тармагының иң яхшы вәкилләреннән берсе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Энҗе Мәгъсүм кызы Уразаевага Әлмәт муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен бүләк тапшырылды. “Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы” юбилей билгесен ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин аның күкрәгенә тантаналы рәвештә район үзәк дәваханәсене палатасында кадады. Бу көндә хөрмәтле ветеран шунда дәвалана.
Фельдшерлык-акушерлык техникумын тәмамлаган 19 яшьлек кыз Серпухов шәһәрендә курс үткәннән соң 1нче Белоруссия фронтында радиоразведчик була, өлкән сержант званиесендә 1942-1945 елларда сугышта катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән.
1956-1986 елларда Энҗе ханым Әлмәттә бала табу йортында эшли.
Энҗе Мәгъсүм кызын котларга Әлмәт балалар дәваханәсе, шәһәр ветераннар советы, район үзәк дәваханәсе вәкилләре, журналистлар да килде.