Фәрит Мөхәммәтшин сайлау циклы алдыннан “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте каршында торган бурычларны билгеләде

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
18 мартта Казанда “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең III хисап-сайлау конференциясе узды. Бүген чара кысаларында хәрәкәтнең узган чоргы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәккә стратегик юнәлешләр билгеләнде, яңа сайлаулар циклы алдыннан "Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте каршында торган бурычлар билгеләнде.

Утырышны “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте лидеры, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Ул чарада катнашучыларны сәламләде һәм конференция адресына сәяси, иҗтимагый һәм бергәлек оешмаларыннан сәламләү сүзләре белдерелүен хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз сәламен юллаган. Юлламаны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды.

“15 ел дәвамында хәрәкәт ныклы тикшерү узды, төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә сизелерлек нәтиҗәләргә иреште, күп милләтле Татарстанның этномәдәни һәм рухи үсешенә уңай йогынты ясады. Сезнең оешма республиканың күп санлы иҗтимагый оешмалары белән бергәләп яңа идеяләр, стандарт булмаган карарлар үзләштерүдә яхшы мәктәпкә әйләнде, - диелгән республика башлыгы котлавында. – Бу республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышына нәтиҗәле йогынты ясау мөмкинлеге булдыра”.

Бүгенге конференция, яңа редакцияләнгән программа, хәрәкәт уставы үзгәрү эшкә яңа этәргеч бирәчәк дип ышана Рөстәм Миңнеханов. “Ә киләчәккә максатлар кую, республика язмышы һәм аның күп милләтле халкы өчен җаваплылык, социаль-икътисади үзгәрешләр, халык белән хакимият арасында конструктив диалог оештыруда безнең омтылышлар юнәлеше булачак”, - дип билгеләп үткән ул. ТР Президенты конференциядә катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләгән.

Конференциядә Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәтнең сәяси советы эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады. Ул быел “Татарстан –яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенә 15 ел булуын искәртте.

“Татарстан –яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегенең эзлеклелеге һәм биләгән позициясенең сыгылмалы булуы, төбәк сәяси процессында мөһим катнашучыларның берсе буларак, аерым рольгә ия булуын ассызыклады ТР ДС Рәисе. “Узган еллар дәвамында республиканың яңа сәяси хәрәкәтләрен, электораль демократия формалаштыруда бай тәҗрибә тупладык. Моңа хәрәкәтнең мөстәкыйль рәвештә һәм “Бердәм Россия” партиясенең тарафдарлары сыйфатында да барлык сайлау кампанияләрендә катнашуы ярдәм итте”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда, барлык дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә катнашу, хәрәкәт өчен оештыру осталыгына һәм сәяси өлгергәнлеккә яхшы тикшерү булды.

Докладчы билгеләп узганча, “Татарстан –яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең ТР Дәүләт Советында депутат төркеме конструктив эшли. Хәзер анда 14 депутат керә. “Татарстан –яңа гасыр” закон чыгару потенциалын саклау мөһим, ә мөмкинлеккә карап арттырырга кирәк, дип саныйм”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәтнең депутатлар активының закон белән тәэмин итүдә, республиканың норматив-хокукый базасын формалаштыруга керткән өлешен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе сайлау кампаниясе турында: “Көрәш тиешле тәҗрибәгә, оештыру структурасы һәм ресурсларына ия традицион парламент партияләре арасында булачак дип фаразлыйм. Шул ук вакытта яңа партияләр дә катнашачак”.

Ул чыгышын тәмамлау алдыннан конференциядә катнашучыларны сайлаучылар, республика халкы, яшьләр белән җитди иҗтимагый-сәяси эшкә керешергә әзерләнергә чакырды.

Бүген хисап-сайлау конференциясендә хәрәкәтнең яңа редакцияләнгән программасы проекты кабул ителде, уставка үзгәрешләр расланды, хәрәкәтнең контроль комиссиясе сәяси советының сайлаулары узды. Фәрит Мөхәммәтшин янә “Татарстан –яңа гасыр” сәяси советы рәисе итеп сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International