Юлларда тәртип урнаштырырга вакыт

2014 елның 18 марты, сишәмбе
ӘМР башкарма комитетының зур залында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы булды. Анда райбашкарма җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин, ЮХИДИ, юл хуҗалыклары вәкилләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышта 2014 елның гыйнвар-март айларында шәһәрдә һәм районда авариялелек, транспорт дисциплинасының торышы, РФ хөкүмәтенең 2013 ел, 17 декабрьдә кабул ителгән “Балалар төркемен оешкан тәртиптә автобуслар белән ташу кагыйдәләрен раслау турында”гы карарының көченә керүе һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЮХИДИнең теркәү-имтихан алу бүлеге башлыгы Айдар Габдрахманов быелгы юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде, аларда 7 кешенең һәлак булуын, 33 кешенең төрле җәрәхәтләр алуын хәбәр итте.

6-нчы һәм 16-нчы мәктәп директорлары юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү өчен мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. “Дорсигнал” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Илдар Нәбиуллин юл хәрәкәте иминлеген арттыруга, җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыннарын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән эшләр күләме белән таныштырды. МУП “ГУАД” директоры Сергей Селиверстов язгы чорда гомуми файдаланудагы юлларда транспорт хәрәкәтен чикләү, “Татнефтедор”ның Әлмәт идарәсе башлыгы Рөстәм Гарифуллин, “Әлмәт-Автодор” ҖЧҖ башлыгы Владимир Тиханков, “Татнефтедор”ның Азнакай идарәсе башлыгы Зөфәр Дәүләтшин яз көне автомобиль юлларын карап тоту турында чыгыш ясадылар.

Илдар Габдуллин, быел язның иртә килүен искә төшереп, юлларны чистарту һәм чокыр урыннарны ремонтлау эшен сузмаска, мәгариф учреждениеләренә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау белән активрак шөгыльләнергә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International