Әлмәтлеләр “Хәйрияче – 2013” республика конкурсы лауреатлары арасында

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге зур делегация бүген Казанда “Хәйрияче-2013” тантаналы чарасында катнашты. Ул ТР президенты Рөстәм Миннеханов катнашында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында булды.

Рөстәм Миннеханов үзенең чыгышында залда үзенең үрнәге белән бүгенге җәмгыятьтә ничек яшәргә кирәклеген күрсәтүче кешеләр җыелганын әйтеп, хәйриячелектә катнашучылар турында сөйләргә кирәклеген билгеләп үтте.

Чара барышында республиканың иң актив хәйриячеләренең исемнәрен атадылар. Зур предприятиеләр вәкилләре генә түгел, үз көчләре белән игелекле эшләр башкаручылар да телгә алынды.

“Зур һәм уртача предприятиеләр” номинациясендә “Татнефть” ААҖ, “Әлмәт монтаж һәм көйләү идарәсе” ЯАҖ, “Алнас” ААҖ бар. “Коммерциясез оешмалар” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе Әлмәт дәүләт драма театры булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International