“Профсоюзым – яклаучым”

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
13 мартта Яшьләр үзәгенең зур залында Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре агитбригадаларының “Профсоюзым – яклаучым” дигән конкурсы булды. Анда 17 агитбригада катнашты.

Конкурсны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы һәм мәктәпкәчә учреждениеләр профсоюз оешмалары советы бергәләп үткәрде.

Конкурс сәхнәдә чыгыш ясаудан һәм агитация листокларыннан тора иде. Конкурста катнашучыларны һәм тамашачыларны Мәгариф һәм фән оешмалары хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров сәламләде, аннары жюрига җитәкчелек итте.

Барлык агитбригадалар да чын иҗат коллективлары икәнлекләрен күрсәтте. Профсоюз эшчәнлеген театр тамашалары, “җанлы гәзитләр”, гавами агитация акцияләре формасында күз алдына бастырдылар.

Беренче урынга 36-нчы балалар бакчасының “Профсоюз прожекторы”, икенче урынга 50-нче балалар бакчасының “Профсоюз төсе”, өченче урынга 30-нчы балалар бакчасының “Снегурочка” агитбригадалары чыкты. Аларның һәммәсенә дә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International