Мәктәптә нано көне

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
10-16 мартта 5-нче гимназиядә РОСНАНОның мәктәп лигасы проекты кысаларында Бөтенроссия нанотехнологияләр һәм наноэшмәкәрлек мәктәп атналыгы үткәрелде.

10 мартта 8-11 сыйныф укучыларының «INFOlder» интернетында мәгълүмат эзләү буенча чемпионат” класстан тыш дистанцион чарасында катнашуына йомгак ясалды.

11 мартта гимназиядә “Тирәбездә нанотехнологияләр” дигән стена гәзитләре конкурсы башланды.

12 мартта 5-нче сыйныфта укучылар өчен математика ярышы – нанопространствога сәяхәт оештырылды. Анда катнашучылар “нанотехнология” төшенчәсе белән таныштылар һәм кызыклы математик мәсьәләләр чиштеләр.

13 мартта барлык сыйныфларда укучылар өчен “Тирәбездә нанодөнья”, “Көнкүрештә нанотехнологияләр”, “Кызыклы нанотехнологияләр”, “НАНО дөньясы” дигән сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Атналык кысаларында чаралар әзерләү һәм үткәрү өчен укытучылар РОСНАНО мәктәп лигасының http://schoolnano.ru санлы ресурсларыннан файдаланалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International