Әлмәттә балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларының лидерлары ачыкланды

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Яшьләр үзәгенең универсаль залында балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларының иң талантлы, уңышлы лидерларының һәм җитәкчеләренең “Ел лидеры-2013” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чараны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Аның максаты - балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларының лидерларына һәм җитәкчеләренә профессиональ үсешләрендә ярдәм итү, яшьләрнең көч-куәтен муниципаль идарәнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә файдалану, яшьләрнең тәкъдим иткән проектларына һәм инициативаларына юл ачу өчен шартлар тудыру.

Конкурста балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларының яшь, актив, максатчан лидерлары һәм җитәкчеләре, укучылар һәм студентлар үзидарәсе активистлары, предприятиеләр һәм оешмаларның яшьләр комитеты әгъзалары катнашты.

Сәламләү һәм бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Родион Карпов, “Сугышчан туганлык” оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Геннадий Денисов һәм Әлмәт наркология диспансерының реабилитация бүлеге мөдире Андрей Гузь күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International