Дастан серләре турында сөйләшү

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
13 мартта Саҗидә Сөләймәнова исемендәге үзәк китапханәдә Зәрия Хәбипованың “Идегәй” дастаны дәрьясында” исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлап, “Татнефть” компаниясенең бер предприятиесендә программист булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Зәрия ханымның әдәбиятыбыз тарихында зур урын тоткан дастан турында фәнни хезмәт язарга алынуы үзе бер гаҗәп. Фикерләре төпле, әйтер сүзләре бар. Шулай булмаса, мәртәбәле “Казан утлары” журналы аның дастан турындагы әтрафлы мәкаләләренә урын бирмәс тә иде. Китап менә шул язмаларны эченә ала.

Очрашуга килгән Әлмәт муниципаль хезмәт институты студентлары китап авторы сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәгә шулай ук укытучылар, журналистлар чакырылган иде. Фикер алышуда Булат Заһиров, Әзһәр Зәйни, Дамир Таҗи, Ирек Бәдретдинов, Абрек Шәйдуллин, Альфред Зәйнуллин, Шәһит Таипов катнаштылар.

Кичәне оештыручы үзәк китапханә мөдире Гадилә Гобәйдуллинага, китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International