Әлмәттә Вероника Тушнова исемендәге фестиваль булды

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Вероника Тушнова исемендәге “Мәхәббәт галактикасы” дигән ачык фестивальдә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Шул максат белән 15 мартта яшь талантлар һәм танылган әдипләр кичке мәктәпкә җыелдылар. Бу мәктәптә узган ел ахырында Гариф Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт тарихы музее оештырылган иде.

Әлеге фестиваль инде 16 ел дәвамында Казанда оештырыла. Башкалада һәм Әлмәттә аның башлап йөрүчесе шагыйрә Наилә Ахунова булды.

- Мин Әлмәттә туганмын, шәһәрнең бер урамы минем әтием, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов исеме белән атала, - диде Наилә ханым. – Ул яшь нефть каласында язучылар оешмасын төзегән кеше. Аның эшен дәвам итеп, киләчәктә яңа талантлар ачылсын өчен бөтенесен дә эшлисе килә.

Шагыйрә Вероника Тушнова Казанда туган, яраткан шәһәренә күп шигырьләрен багышлаган. 27 мартта аның тууына 103 ел тула, кичә шул датага багышланган иде.

- Быел “Мәхәббәт галактикасы” Әлмәттә өченче тапкыр үтә. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 45 укучы “Вероника Тушнова шигырьләрен уку”, “Поэзия”, “Проза”, “Фотосәнгать. Туган як матурлыгы” һәм “Гамәли-нәфис сәнгать” номинацияләрендә көч сынаша, - диде кичке мәктәпнең әдәби хәрәкәт тарихы музееның җәмәгать советы рәисе, рус теле һәм әдәбияте укытучысы Елена Кильдюшова. – Кичке мәктәп һәм музей иҗат яшьләрен берләштерү урыны булып китәр дип ышанам.

4, 10, 11, 13, 16, 23-нче һәм Урсалы урта мәктәбе укучылары берничә сәгать буена Вероника Тушнова шигырьләрен, үзләре язганнарны рухланып укыдылар.

Шигырь укучылар арасында Виктория Черкасова, Алена Курмаева, Богдан Мохов һәм Кирилл Быстринин иң яхшылар дип танылды. “Поэзия” номинациясендә Роман Мустаев, Валентин Ларионов и Светлана Вдовина. «Проза» номинациясендә Лилия Заһретдинова, Гөлнара Миранова, Айгөл Фазуллина и Равил Гыйрфанов билгеләп үтелде.

Лилия Заһретдинова “Гамәли-нәфис сәнгать” номинациясендә дә җиңүче булды.

Шерзодбер и Бәхтиярҗан Абдерәхимовлар “Фотосәнгать. Туган як матурлыгы” номинациясендә җиңделәр.

Лауреатлар һәм җиңүчеләр 29 мартта Казанда шул исемдәге республика фестивалендә катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International