Әлмәт көрәшчеләре бу юлы да беренче урында!

2014 елның 16 марты, якшәмбе
Кичә Әлмәт районының Кәләй авылында милли көрәш буенча ТР Көньяк-Көнчыгышының IX яшьләр турниры булды. Ул Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллинның тууына 80 ел тулуга багышланды.

Ярышларны ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Азнакай муниципаль районы башлыгы, Зөфәр Шәйдуллинның улы Марсель Шәйдуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Быел турнирда Татарстанның 14 районыннан һәм күрше төбәкләрдән 9-14 яшьтәге 220 бала катнашты. Колшәрип, Миннебай, Елховой, Габдрахман авыллары һәм Әлмәт шәһәре балаларыннан торган Әлмәт районы командасы иң зурысы иде. Балалар 30дан 80 килограммга кадәр 10 үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

Бу турнирда ел саен әлмәтлеләр өстенлек ала. Быел да шулай булды, безнекеләр 23 медаль яулап, беренче урынга чыкты. Икенче урында Актаныш, өченче урында Азнакай, дүртенче урында Чирмешән районы командалары.
ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов турнирны 2015 елда үткәрү планнары белән бүлеште:

- Киләсе елда ярышлар унынчы тапкыр үтә. Юбилей саны уңаеннан турнирны республика дәрәҗәсендә Әлмәттә үткәрергә карар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International