Бер яшьлек малайга ярдәм кирәк

2014 елның 16 марты, якшәмбе
Бер яшьлек Зәки Умарның әнисе Әлмәт халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Бала тумыштан ук микроцефалия формасында перинаталь патология белән авырый, спастик тетрапарез,күрү нервларының дисклары өлешчә атрофияләнгән. Хәзерге көндә бәләкәй Умар башын туры тота алмый, корсагына әйләнеп ятмый. Шуның өстенә соңгы вакытта көн саен өянәктән интегә башлады. 1 яшьлек малай 5 айлык кебек кенә, авырлыгы 8 кг чамасы.

Баласын аякка бастыру өчен әнисе бөтен дәваларны кулланып карый. Испаниядәге “Текнон” клиникасы баланы тикшерергә һәм дәваларга алына, аны Испаниядә 6 апрельдә үк көтәләр. Әмма моның өчен Кузайкино авылында яшәүче анага 1 миллион сумнан артык акча җыярга кирәк. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр түбәндәге расчетный счетка акча күчерә алалар, акчаны мобиль телефон аша да күчерергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны Умарның әнисе Евгениядән алырга була, телефоны 8-950-948-32-74.

Сбербанк картасы номеры : 6390 0262 9010 9298 74 (Шигапова Евгения Владимировна исемендә)

ЯНДЕКС ДЕНЬГИ: 41001761862699

БИЛАЙН: 89656112031
МТС: 89172716925
МЕГАФОН: 8 937 29 24 980
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International