Юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга каршы ничек көрәшәләр

2014 елның 16 марты, якшәмбе
Әлмәт районы ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ инспекциясе хезмәткәрләре 13 мартта юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга каршы чираттагы рейд үткәрделәр.

9 йөртүче “Куып узу тыела” билгесе зонасында каршы юнәлеш полосасына чыгып узган өчен җавапка тартылды.

14 мартта штрафларын тиешле вакытта түләмичә сузып йөрүчеләргә каршы рейд үткәрелде. 4 кеше шул гаебе өчен арестка алынды.

Эчкән хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау көн дә үткәрелә. Быел шундый 154 факт теркәлде. 243 йөртүче светофорның тыю сигналын санга сукмаган өчен, 336 йөртүче юл аша чыгу урыннарында җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен җавапка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International