Институтта күзәтчелек советы утырышы

2014 елның 15 марты, шимбә
Кичә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында район башлыгы, советның рәисе Мәҗит Салихов катнашында күзәтчелек советы утырышы булды. Көн тәртибендә институтның 2013 елгы балансын раслау һәм гомуми мәсьәләләр иде.

Финанс хисабыннан күренгәнчә, оргтехника алу һәм уку классларында, тулай торакта мебельне яңарту исәбенә институтның материаль кыйммәтләре арткан.

Институтның эшчәнлеге илдә бара торган социаль-сәяси үзгәрешләрне, реформаларны, шул исәптән мәгариф һәм фән өлкәсендәге үзгшрешләрне дә исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Мәҗит Салихов хөкүмәт тарафыннан техник белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү бурычы куелуын әйтте.

Бүген институт төбәктә танылган фән һәм мәдәният үзәге булып тора. 2013 елда 140 студент Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашты.

20 мартта институтта Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы була. Бу чарада катнашучы талантлар саны елдан ел арта. Быел бөтен республикадан 396 гариза килгән. 4 апрельдә милли көрәш буенча ярыш үткәрү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International