“Татнефть” рационализаторлык һәм уйлап табучылыктан 5,7 млрд. сум файда алды

2014 елның 15 марты, шимбә
“Татнефть” ААҖндә 2013 елда рационализаторлык тәкъдимнәре, уйлап табулар һәм файдалы модельләр кулланудан алынган экономия 5 млрд. 665 млн. сум тәшкил иткән. Бу хакта уйлап табучылар һәм рационализаторларның корпоратив конференциясендә хәбәр ителде.

2013 елда “Татнефть”нең 10 520 рационализаторы һәм уйлап табучысы производствога 12 233 рационализаторлык, уйлап табу тәкъдиме һәм файдалы модель керткән.

Конференциядә компаниягә Республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең Зур кубогы һәм дипломы тапшырылды. “Татнефть” “Татарстан Республикасының уйлап табу һәм рационаллаштыру буенча иң яхшы предприятисе” исемен рәттән 11-нче тапкыр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International