Мәҗит Салихов йөзьяшәр әбине котлады

2014 елның 14 марты, җомга
Бүген Әлмәттә яшәүче Мәрдәншина Хәерлебәнат Хәйретдин кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул сугышта һәлак булган кешенең хатыны, тыл эшчесе һәм хезмәт ветераны.

Хәерлебәнат әбине котларга туганнары, якыннары җыелган иде. Аны бер гасырлык бәйрәме белән тәбрикләргә Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов та килде. Ул юбилярга РФ президенты Владимир Путиннан, ТР президенты Рөстәм Миннехановтан һәм район башлыгыннан котлау открыткалары тапшырды.

“Татарстанда яше 100гә җиткән 55 кеше яши, - диде район башлыгы, шуларның 12се безнең районда. Без моның белән горурланабыз, сезнең алга таба да үсеп килүче буынга үрнәк булып яшәвегезне телибез”.

Хәерлебәнат апа Сарман районында совхозда эшләгән, ике бала тәрбияләп үстергән. Пенсиягә чыкканнан соң 1985 елда кызы янына Әлмәткә күчеп килгән.

Хәерлебәнат әби гомер озынлыгы серен яшәү рәвеше сәламәт булуда, организмның чыныкканлыгында күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International