Пациентлар өчен арт-терапия

2014 елның 14 марты, җомга
13 марттан “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда “Арт-Сабантуй-2014” күргәзмә-конкурсы эшли башлады. “Арт-Сабантуй” проекты – ул республика рәссамнары конкурсы, аны былтыр халык арасында сынлы сәнгатьне популярлаштыру максатында шәһәр меценатлары башлап җибәргән иде.

Проектның иң яхшы әсәрләре бер ай дәвамында шәһәрнең 8 урынында күрсәтелә. Быел конкурс кысаларында Татарстанның 23 профессиональ һәм яшь рәссамнарының “Кеше тормышында ат”, “Балачак дөньясы” дигән темаларга ясалган 30 эше куелган.

Арт-терапия кешенең хәлен дә күрсәтә, дәвалый да, күңелен дә күтәрә. Картиналар караганда авырулар дөньяларын онытып торалар, нәтиҗәдә организмның саклану функцияләре көчәя, сәламәтләнүгә юл ачыла.

Күргәзмә поликлиниканың холлында 17 мартка кадәр торачак, “арт-терапия”гә рәхим итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International