“Алнас” “Роснефть” өчен идарә станцияләре чыгарачак

2014 елның 14 марты, җомга
“Алнас” заводы Россиянең иң зур нефть чыгару компаниясе тендерын отып, “Роснефть” компаниясе өчен үзәктән кудырулы электр насосларына идарә станцияләре эшләп чыгара башлады.

250 станция ясап озатуның гомуми бәясе 130 миллион сум тәшкил итәчәк. 136 эшләнмәдән торган беренче партияне шушы елның икенче кварталы ахырына җибәреп бетерү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International