РФ Нефтегазстройпрофсоюзы республика комитетының чираттагы XI пленумы булды

2014 елның 14 марты, җомга
13 мартта Әлмәттә драмтеатр бинасында РФ Нефтегазстройпрофсоюзы республика комитетының XI пленумы булды. Аның эшендә ТР профсоюзлар федерациясе рәисенең урынбасары Марат Гафаров, профсоюзның республика комитеты әгъзалары, башлангыч профсоюз оешмаларының рәисләре һәм казначейлары катнашты.

Көн тәртибенә предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәтне саклау буенча хокукларының үтәлеше, 2013 елда Нефтегазстройпрофсоз республика оешмасының профсоюз бюджеты сметасының үтәлеше һәм республика оешмасының 2014 елга перспектив эш планы куелган иде. Төп доклад белән профсоюзның Татарстан республика оешмасы рәисе Мансур Шәрәпов чыкты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча ТР профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, “СУ-32” ЯАҖнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Александр Новожилов, “АКСКиМ” ҖЧҖнең хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Галина Федорова, “Азнакай “Нефтемаш” заводы” ААҖнең бәяләр мониторингы бүлеге башлыгы, башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Петр Донбаев чыгыш ясады.

Пленум ахырында профсоюз активистларын республика комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International