Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидия бирү тәртибе расланды

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
ТР Министрлар кабинетының 21 февральдә кабул ителгән “2014 елда агросәнәгать комплексына дәүләти ярдәм чаралары турында” карары нигезендә быел Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирү тәртибе расланды.

Сатылган 1 литр (килограмм) сөткә товар җитештерүчеләрнең чыгымнарын өлешчә каплау өчен субсидия түбәндәге шартларда бирелә:

- 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 2014 елда сөт җитештерүнең кимүенә юл куелмаганда;

- 2013 ел белән чагыштырганда 2014 елда сыерларның сөт бирүчәнлеген киметүгә юл куймаганда. 2013 елда һәр сыердан уртача 7000 кг һәм аннан да артыграк сөт алган хуҗалыкларда 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 5%ка кадәр киметүгә юл куела;

- 2013 елда һәр 100 сыердан кимендә 70 бозау алуны тәэмин иткәндә;

- сатылган яки үзләрендә эшкәртүгә озатылган югары һәм 1-нче сортлы сөтнең майлылыгы кимендә 3,4%, аксымы 3% булган шартларда.

Мәсәлән, 2014 елның беренче ике аенда районның түбәндәге хуҗалыклары субсидия алды.

Гыйнварда: “Урсалы», Токарликов исемендәге, «Ярыш», «АППАК», «Ташкичү», «Кичучат», «Васильевская», "Ново-Михайловка", "Актау".

Февральдә: « Урсалы», Токарликов исемендәге, «Ярыш», «АППАК», «Ташкичү», «Кичучат».

Үсемлекчелек тармагында субсидия алу шарты – җитештерүчеләрнең үз милкендә яки аренда алган чәчү мәйданнары булу.

ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең исенә төшерә: тиешле документлар пакеты вакытында тапшырылмаса, шулай ук хуҗалыкның финанс-икътисади хәле турында отчетлар булмаганда дәүләт ярдәме күрсәтү туктатып торыла.

Белешмәләр өчен телефон: 45-50-15.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International