Тик регламент буенча терлек чалу өчен махсус урын булдыру гына җитми, аларны теркәү һәм махсус сертификат алу да таләп ителә. Мал чалу да ветеринар табибы күзәтүендә үткәреләчәк.
Әйтергә кирәк, бу кагыйдә мөгезле эре терлеккә генә түгел, ә сатуга бара торган теләсә кайсы ит продукциясенә карый. Махсус урын булдыруның да үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, ул кеше яши торган урыннардан 300 метр ераклыкта, койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Анда керүче транспортны да махсус сыекча белән эшкәртәчәкләр. Мәйданчык үзе берничә өлештән торып, анда хуҗалык, терлекләрне чалганга кадәр тоту һәм эшкәртү урыннары булдыру да каралган. Шулай ук канализация, суүткәргечләр булырга тиеш.