“Татнефть” ААҖ предприятиеләрендә эшләп чыккан ветераннар сәламәтләндерү учреждениеләренә путевка алып торалар. 2013 елда гына ветераннарны сәламәтләндерүгә 10 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Мәҗит Салихов компаниягә һәм аның генераль директоры Наил Магановка зур рәхмәт белдерде.
Татьяна Водопьянова үзенең чыгышында, патриотик тәрбиянең бервакытта да тукталмаска тиешлеген әйтеп, Әлмәт муниципаль районында бу эшнең югары дәрәҗәдә куелуына күңеле булуын белдерде, бу эшне тагын да активрак алып барырга чакырды.