17 мартта Мәшгульлек үзәге “Эш бирүче көне” үткәрә

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
17 мартта 9.00 сәгатьтән Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге “Вариант” ҖЧҖ катнашында “Эш бирүче көне” үткәрә.

Ярминкәгә килүчеләр мәшгульлек хезмәтенең мәгълүматлар банкы белән таныша, эш бирүче белән очраша, эшкә урнашу турында килешә, үзенең профессиональ ориентациясен белү өчен психолог-профконсультант белән тест сынавы үтә алалар.

Чара Герцен урамы, 86А йортта булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International