Машина йөртүчеләр игътибарына

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекциясе машина йөртүчеләргә шуны җиткерә: 14 мартта 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Шевченко-Мәрҗани, Шевченко-Заслонов һәм Шевченко-Тукай урамнары киселешләрендә светофорлар сүндереләчәк.

Шулай ук 17 мартта 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Шевченко-Маяковский урамнары киселешендә светофор эшләмәячәк.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International