Әлмәт укучылары Воробьев тауларына күтәрелә

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Узган атнада Уфа шәһәрендә мәктәп укучыларының “Воробьев тауларын буйсындыр” дигән гомумдәүләт олимпиадасының чираттагы туры булды. Анда Әлмәт делегациясе иң зурлардан берсе иде.

Математика да үзләренең көчләрен сынарга 2-нче табигать-математика лицееның 10-11 сыйныфларыннан берьюлы 8 укучы килгән иде.

Балаларның әйтүенчә, лицейда укып чыгучыларның Воробьев тауларын буйсындырганы бар инде. Мәсәлән, аларның якташлары, хәзер МГУның физфак студенты Руслан Михайлов мәктәптә чын легендага әверелгән.

Шунысын исегезгә төшерәбез, “Воробьев тауларын буйсындыр” олимпиадасында җиңүчеләрне илдәге теләсә кайсы вузның теләсә кайсы факультетына кабул итәләр.

Безнекеләргә уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International