Түбәләрдән асылынган бозлар өчен җавап бирергә туры киләчәк

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
12 мартта ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров җитәкчелегендә административ комиссия утырышы булды.

Утырышта каралган 35 эшнең күпчелеге экология нормалары сакланмау белән бәйле. ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе тарафыннан барлыгы 34 кагыйдә бозучы җавапка тартылды. Аларның 20се физик зат, 11е вазифаи зат.

Каты көнкүреш калдыкларын тиешсез тәртиптә ташлаган өчен 15 кешегә дәгъва белдерелде. Түбәләрне каткан һәм салынып торган бозлардан чистарту да актуаль булып кала. Бу пункт буенча административ җаваплылыкка 8 зат тартылды, яшел зоналарны бозган өчен 5 протокол тутырылды.

Комиссия эше нәтиҗәсендә барлыгы 249 300 сумга штраф салынды, шуның 195 меңе вазифаи затларга, 54 300 сумы физик затларга.

Торак йортларның түбәләрен боздан вакытында чистартмаган өчен 6 идарәче компания 90 000 сумга штрафка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International