Әлмәттә Азнакай якташлыгы очрашуы була

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Азнакайлылар үзләренең тамырларын хәтердә тоталар, хөрмәт белән карыйлар. Бәйрәмчә очрашулар Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә үтте. Чираттагы шундый очрашу 21 мартта Әлмәттә “Нефтьче” мәдәният сараенда була. Ул чыннан да кызыклы, күңелле булырга тора.
Очрашу бәйрәме программасында:
16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр “Нәүрүз” бәйрәме, авыл хуҗалыгы ярминкәсе, сәнәгать тауарлары һәм кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе, ачык һавада күңелле аралашу;
18.00 сәгатьтә татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев¸ Миргаяз Шәрәфиев, Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Ләйсән Гыймаева, Ландыш Шәрәфиева, “Квартет” ансамбле һәм башка артистлар катнашында концерт.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International