“Алнас” “Башнефть” өчен яңа модификацияле насослар чыгара башлый

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
“Алнас” заводында “Башнефть” компаниясе таләпләренә туры китереп яңа модификациядәге насослар җитештерүгә техник аудит уңышлы төгәлләнде. Аудит барышында компания белгечләре җитештерү процессын, сынау җиһазларын, әзер продукцияне саклау шартларын, сыйфат менеджменты системасы буенча документларны тикшерделәр.

Тикшерүдән күренгәнчә, яңа серия насосларны эшләп чыгаруның технологик процесслары нефть компаниясенең таләпләренә туры килә.

“Аудит безенң өчен бик әһәмятле, - диде “Алнас”ның башкаручы директоры Сергей Саченко, - чөнки аның нәтиҗәләре буенча яңа җиһазларның беренче партиясен “Башнефть”кә җибәрү турында карар кабул ителәчәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International