Шәһәр күлендә балыкчылар ярышы булды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
10 мартта шәһәр күлендә боз астыннан балык тоту буенча шәһәр беренчелеге булды. Аны район балыкчылар җәмгыяте белән бергәләп “Луч” телекомпаниясе оештырды. Ярышта катнашучыларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчеснең урынбасары Алексей Грушин сәламләде, уңышлар теләде. Ярышучылар 15 кеше иде.

Балыкчылар кармак салган арада җыелган кешеләргә мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр, балалар өчен кызыклы конкурслар оештырдылар.

Беренче булып балык тотучы, иң зур балык тотучы, иң күп балык тотучы номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар җиңүчеләр: беренче балыкны Альберт Әхмәтгәрәев эләктерде, Равил Хәйруллин 195 грамлы иң зур балык тотты, Максим Савинков тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 549 грамм тәшкил итте.

Бәйрәм ахырында анда катнашучылар оригиналь рецепт белән пешерелгән балык шулпасыннан авыз иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International