Әлмәттә спортның экстремаль техник төрләрефестивале булды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
9 мартта шәһәр мәйданының экстрим-паркында спортның экстремаль техник төрләре фестивале булды. Мондый чараның нефтьчеләр башкаласында үтүе традициягә керде, аның белән кызыксынучылар Әлмәттә дә, бөтен республикада да арта бара.

Фестивальне “Ультиматум” экстрим-клубы һәм A.R.C. Almet Racing Club оештырды. Автомобиль ярышлары быел 6 класста үткәрелде. Беренче тапкыр кертелгән “Леди” классы тамашачылар өчен күңелле сюрприз булды.

Кар машиналарында (снегоход) “Кросс” һәм “Кантри кросс” дисциплиналарында 15 кеше ярышты, монысы тамашачылар өчен автомобиль ярышларыннан кызыграк та булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International