Әлмәт картиналар галереясендә “Музыка синең өчен” дигән кичә булды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Әлмәт картиналар галереясендә 6 мартта “Арт-кунакханә” проекты кысаларында чираттагы очрашу булды.

Бу юлы “Музыка синең өчен” дип аталган кичә хатын-кызларга багышланган иде. кунаклар алдында 1-нче балалар музыка мәктәбеннән “Тустеп” һәм музыка көллиятеннән “Ялкын” халык музыка кораллары ансамбльләре чыгыш ясады. Бу ике ансамбль шушы елның февралендә Казанда үткән “Аккордеон феериясе” халыкара конкурсында лауреат исеменә лаек булганнар иде. Алар кичәдә рус һәм татар композиторларының әсәрләрен, популяр эстрада көйләрен башкардылар. Апрельдә үтәчәк чираттагы очрашу “Татарстан композиторларының музыка дөньясында” дип атала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International