Әлмәтлеләр футбол буенча Татарстанның кышкы беренчелегендә "бронза”га лаек булдылар

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Казанда 6-8 март көннәрендә 2000 елда туган үсмерләр арасында Татарстанның футбол буенча кышкы беренчелегенең финал уеннары үтте.

“Рубин” стадионында 9 команда көч сынашты. Кискен көрәш нәтиҗәсендә хуҗалар – “Рубин” футболчылары беренче урынга чыкты. Икенче урында Казанның Вахитов районы спорт мәктәбе уенчылары, Әлмәт ДЮСШ командасы өченче урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International