Әлмәттә суд приставына карата җинаять эше кузгатылды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, суд пристав-башкаручысы булып эшләүче хатын-кыз бурычлы кешедән бурычын түләү өчен эзләп алынган 40 мең сум акчаны үз файдасына тоткан. 5 мартта аңа карата РФ Җинаять кодексының 160 маддәсенең 3-нче өлеше (хезмәт урыныннан файдаланып, чит кеше мөлкәтен үзләштерү яки әрәм-шәрәм итү) буенча җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International