Әлмәт картиналар галереясендә “Чулман-арт” күргәзмәсе бара

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Анда 58 авторның, декоратив-гамәли иҗаттан һәм халык темаларыннан алып акварель, майлы буяу, графика ысулы белән башкарылган сурәтләргә кадәр, төрле стильдәге һәм юнәлештәге 86 эше куелган.

Күргәзмәнең төп оештыручысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади җәмәгать оешмасының Чаллы идарәсе рәисе Факил Гайфетдинов.

Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга рәссамнарының эшләре белән 28 мартка кадәр танышырга мөмкин. Аннары күргәзмә Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International