Пенсионерларны алдаган мошенник хатын җәзасын алды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Әлмәттә яшәүче 41 яшьлек Галина Натальинага карата хөкем карары законлы көченә керде.

Суд гаепләнүченең 2010 елның 16 июненнән 2012 елның 26 декабренә кадәр гражданнарны алдау юлы белән үзенеке булмаган мөлкәтне һәм акча средстволарын урлавын ачыклады.

“Здоровье” салон-кибетендә өлкән сатучы булып эшләгәндә салон клиентларының үзенә ышануыннан файдаланып, кайтарып бирү шарты белән, файдаланган өчен процентларын да түләргә вәгъдә итеп, алардан бурычка шактый суммалар алган. Ә акчаларны кире кайтару аның уенда булмаган.

Моннан тыш ул массаж салонының пенсионер клиентларына, салон аша эш итмичә, массаж караватлары, матраслары, мендәрләре алып бирергә вәгъдә иткән. Клиентлары риза булгач, Натальина алардан әйберләрнең тулы бәясен түләткән, акчаларны үз файдасына тоткан.

Кайбер очракларда, киресенчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең массаж җиһазларын сатып җибәрергә тәкъдим иткән. Җиһазларны алган, ә акчасын түләмәгән.

Салонда ике ярым ел эшләү вакытында Галина Натальина 24 пенсионерны алдарга өлгергән. Алданган клиентларга китергән зыяны 2 миллион сумга якын тәшкил итә.

Әлмәт шәһәр суды 2013 елның 16 декабрендә Галина Натальинаны РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2, 3 өлешләрендә каралган җинаятьләр эшләүдә гаепле дип тапты һәм гомуми режимдагы төзәтү колониясенә 4 елга ябу рәвешендә җәза бирде. Моннан тыш Натальинадан зыян күрүчеләр файдасына 1 миллион 700 мең сум чамасы акча эзләп алыначак.

Хөкем карарына апелляция бирелгән иде, ТР Югары суды 2014 елның 4 февралендә аны үзгәртте. Г.Натальинаны ирегеннән мәхрүм итү срогы 3 ел 7 ай дип билгеләнде, хөкем карары башка яктан үзгәрешсез калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International