“Нефтяник” хоккей клубының баш тренеры отставкага китте

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Шул уңайдан журналистлар өчен матбугат конференциясе оештырылды. Матбугат вәкилләре клубның генераль директоры Җәмил Насретдиновка һәм хәзергә кадәр баш тренер булып эшләгән Ришат Гыймаевка сораулар бирделәр.

Очрашуның башында ук Ришат Гыймаев баш тренерлыктан китәргә мөстәкыйль рәвештә үзе карар итүен белдерде, моның сәбәбен хоккей командасының соңгы ике сезонда күрсәткечләре түбән булу белән аңлатты. Шул ук вакытта ул үзенең хоккейдан аерылырга, Әлмәттән китәргә, тренерлык эшен ташларга җыенмавын белдерде.

- Алга таба вакыйгалар барышының төрле вариантлары каралачак, - диде Җәмил Насретдинов. – Ришат Гыймаевка клубның тренерлар составында калырга тәкъдим ителәчәк. Әлегә исә бу урынга бүтән кандидатура күрсәтелгәне юк, баш тренер вазифаларын Игорь Фадеев башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International