Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов юл хезмәтләренә тәүлек әйләнәсендә эшләргә кушты

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Иртә яз һәм температура алышынып тору юл капламының бозылуына китерә, шуның аркасында юлда чокыр-чакырлар ясала. Юл төзүчеләргә бөтен көчләрен куеп эшләргә кирәк. Бүгенге планерка барышында район башлыгы моңа кат-кат тукталды.

"Ял көннәрендә мин үзем бөтен шәһәрне йөреп чыктым, юлларны җыештыруның оештырылуыннан канәгать булмадым", - диде ул, ГУАД җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Шәһәр автомобиль юллары идарәсе мәгълүматларына караганда, өч бәйрәм көн дәвамында драмтеатр һәм Р.Фәхреддин урамындагы мәчет, җир астындагы парковка территориясеннән, Бигәш, Тельман, Совет урамнарыннан һәм Тукай проспектыннан кар төяп озатылган. РТС боҗрасында, Герцен-Автомобилистлар урамнары кисешендә, Совет урамында чокыр-чакырлар коелма асфальт салып тигезләнгән.

Барлыгы 1275 куб метр (181 машина) кар төяп озатылган. Чокырларны тигезләүгә 5,5 тонна асфальт тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International