Әлмәт теннисчылары янә иң яхшылар арасында

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Ярышлар 1997 һәм 2000 елларда туган егетләр-кызлар арасында, шулай ук олылар арасында үткәрелде. Анда РФнең 14 шәһәр һәм төбәгеннән 198 спортчы катнашты. Барлык очрашуларның йомгаклары буенча 1997 елда туган егетләр арасында Борис Черяшев (6-нчы мәктәп) беренче булды, 2000 елда туганнар арасында Артем Белов (2-нче лицей) икенче нәтиҗә күрсәтте. 1997 елда туган кызлар арасында Юлия Пигалева (6-нчы мәктәп) җиңүче дип танылды. Хатын-кызларның ялгыз разрядында Екатерина Соловьева (ТМС групп) җиңеп чыкты, Юлия Пигалева икенче урында. Ир-егетләр арасында Сергей Хонин (ДЮСШ) чемпион булды, Дмитрий Захаров (АГИМС) 2-нче, Ярослав Чуев (АГНИ) 3-нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International