Әлмәт спортчылары бокс буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге призерлары булды

2014 елның 11 марты, сишәмбе
5-9 мартта Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бокс буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан 189 кешелек 15 команда катнашты.

Шәхси беренчелектә 56 кг.га кадәрле үлчәү категориясендә Илдар Саттаров 3-нче урын алды. 69А кг.га кадәрле категориядә Низамов Булат 2-нче, Хөснетдинов Илдар 3-нче булды. 69Б кг.га кадәр үлчәү категориясендә Әлмәт спортчысы Мостафин Альберт җиңеп чыкты. 91 кг.га кадәрле категориядә Вәлиәхмәтов Виктор җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International