Әлмәт театры юбилей гастрольләрен дәвам итә.

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Әлмәт театры юбилей гастрольләрен дәвам итә. Театрга 70 ел тулган көнне - 20 мартны театр Уфа шәһәрендә каршы ала. 19ында Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясе белән Әлмәт театры “Нур” татар драма театрында гастрольләрен башлап җибәрә. 20есендә Уфада туып үскән, шунда ук беренче театраль белемен алган режиссер Искәндәр Сакаевның Әлмәт сәхнәсендәге иң яхшы спектакле Б.Брехтның “Туе” була. Гастроль репертуарында шулай ук И.Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?”, Т.Миңнуллинның “Акбай һәм Сарык малае”, Х.Вахитның “Күк капусы ачылса” спектакльләре бар. Гастроль 22сендә Татар театрыннан концерт-тамаша белән төгәлләнә.

Әнисә Таһирова, Әлмәт театры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International