Әлмәт районында су басудан саклану чаралары күрелә

2014 елның 11 марты, сишәмбе
2014 елгы су ташуга әзерләнү кысаларында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү комиссиясенең эшләү төркеме Карабаш сусаклагычында киңәшмә үткәрде, анда сусаклагычның язгы суларны кабул итүгә әзерлеге тикшерелде. Эш нәтиҗәләре буенча комиссия “УПТЖ ППД” персоналының эшен һәм әзерлек дәрәҗәсен уңай бәяләде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы идарәсе башлыгы Валерий Грезнев Урсалы микрорайонында Урсалы елгасының су үткәрү торбалары башларын парлау һәм чистарту буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Бу 1 май һәм Чулпан урамнарында хосусый ихаталарны су басудан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

15 мартка кадәр су басу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләргә гадәттән тыш хәлләр була калганда ниләр эшләргә кирәк икәнлеге аңлатылачак. МЧС хезмәткәрләре волонтерлар белән бергәләп белешмәлекләр таратачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International