Әлмәт мигрантлары

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Ике ай эчендә Әлмәттә 844 чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган кеше миграция исәбенә куелган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 72гә кимрәк.

82 чит ил гражданы яшәү срокларын озайту тәртибендә исәпкә алынган. Районда 259 чит ил кешесенең торган урыннарында даими яшәү өчен рөхсәт документы бар, 520 кеше вакытлыча яшәргә рөхсәт алган. Ике айда миграция исзбенә куелган чит ил кешеләренә 338 патент, 1 кешегә эшләү өчен рөхсәт бирелгән.

УФМСның Татарстан идарәсе Әлмәт бүлеге башлыгы Илдар Гобәев әйтүенчә, райондагы чит ил кешеләренең төп өлешен БДБ илләреннән килүчеләр тәшкил итә. 2013 елдагы кебек үк, аларның төп өлеше Россиягә эшкә урнашу өчен килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International