Иң яхшы бүләк – үзең ясаганы

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Хатын-кызлар бәйрәменә әзерлек барышында “Легенда” яшүсмерләр клубында “Иң яхшы бүләк – үзең ясаганы” дигән декоратив-гамәли иҗат конкурсы булды. Анда 10-14 яшьлек балалар катнашты. Эшләрне бәяләү өчен 1-нче балалар сәнгать мәктәбеннән декоратив сәнгать укытучыларын чакырдылар.

Конкурска килгән әйберләр төрле-төрле материаллардан ясалган иде. Һәрберсе үзенчә матур, кайсысы иң яхшы икәнен билгеләү жюрига җиңелдән булмады. Яңалыгына, актуальлегенә, оригинальлегенә һәм җыелгаан баллар суммасына карап шулай да җиңүчеләр ачыкланды. 1-нче урында “Темп” клубы, икенче урында “Планета”, өченче урында – “Искра”. Барысына да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International